Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кем бәрелә, кемнедер бәрдерәләр

Узган атнада 331 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. Штрафын вакытында түләмәгән 12 машина йөртүче ачыкланган. Матди зыян килгән 47 ДТП теркәлгән,  шуларның икесендә кеше имгәнгән.

7 сентябрьдә Йошкар-Ола юлы ягында Яшел Үзәннән  Казанга баручы ВАЗ 21144 16 яшьлек кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә  Зыян күрүченең бәхете бар икән: больницада  ярдәм күрсәтелгәч, өенә кайтарып җибәрелә.

8 сентябрьдә Гәр -  Яшел Үзән  перегоны тимер юлында 31 яшьлек Шевроле Лачетти йөртүче Жуковский урамыннан Гайдар урамына барганда, светофор сигналына карамастан, шлагбаумсыз тимер юл переездына  килеп керә һәм Йошкар-Оладан Юдинога баручы 50 вагонлы тепловозга килеп бәрелә. Менә монысының, чыннан да, бәхете бар рульдә утыручы да, пассажиры да исән кала. ДТП тепловозны 2 сәгать 20 минутка тоткарлый.  

Фото https://www.youtube.com/watch?v=esrrCjB2k70

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X