Күңелемдәгесен әйтәм
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Безнең авылда төнлә электр баганаларында ут янмый. Акча юк, диләр. Ә башка авылдагы утлар ник кичке 11дә сүндерелми икән, аларның акчалары бар бит.

 Мамадыш-Әкилдә Көмеш күл дигән бик матур урыныбыз бар. Ләкин кайбер авылдашларыбызга шушында тиресен, черегән печәннәрен, чүп-чарын чыгарып түгү берни тормый. Тирә-юнебезне чит авылдан килеп пычратмыйлар, барысы да үзебездә яшәүчеләрнең кылган этлеге бу. Тизарада чарасын күрергә кирәк!

 ***

Көз җиткәч гриппка каршы прививка ясатырга кирәк дип гел сөйлиләр. Шәһәр җирендә урамда, метрода, хәтта эшеңә үк килеп ясарга мөмкиннәр. Ә бездә фельдшерлык пунктына барсаң, вакцина кайтмады диләр. Бу авылда яшәүчеләрне бигрәк мыскыл итәләр дә инде.


Нет комментариев