Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Олы Яке авыл башлыгы турында язманы яратып укыдык. Менә кемнәр турында язарга, кемнәрдән үрнәк алыр­га кирәк.

***

Безнең  тулай торак (Яшел Үзән шәһәре, Гоголь урамы,45а йорты)  турында уйлаган кеше бармы ул бу дөньяларда?! Монда  кеше хокуклары бозыла: яшәргә ирек бирмиләр.  Бүген 10 октябрь, урамда салкын, ә бүлмәдә урамнан да салкынрак.  Бүгенге көнгә кадәр  җылы бирелмәде. Кая гына шалтыратып бетермәдем, кемгә генә: хакимияткә, МЧСка, министрлыкка. Ә җылы  юк! Безнең бит кечкенә балаларыбыз бар, карт-карчыклар яши биредә!

***

Кызлар, Өлкән буын көннәре уздымы инде ул? Өлкәннәр көне уңаеннан  үзем эшләп чыккан оешмадан бер пачка чәй булса да китереп биреп, бәйрәм белән котлыйлар иде, быел оныттылар ахры.


Нет комментариев