Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Телевизорны карар хәл юк: спорт та, спорт. Әйтерсең лә, бездә башка тема һәм проблемалар беткән.

Башка күрсәтергә әйберләре калмаган икән дип аптырыйм инде. Күпме акча түгәләр шулар йөгерсен, уйнасын дип, миллионнар оча бит. Җенләнеп утырам әле менә шуңа.

***

Безнең Яшел Үзән тамашачысының бер сәер гадәте бар, концерт бетми торып, кием аласы бар дип, тизрәк чыгу ягын карый ул. Басып, алкышларга вакытлары юк, өс-кием чыгып кача бит. Мин бу күренешне тәрбиясезлек, артистларны хөрмәт итмәү дип тә атар идем. Соңгы тапкырында Тямай концертына баргач гаҗәпләнеп кайттым әле. Инде бетте дигәч тә, халык таралырга ашыкмады. Пәлтәм, дип, чыгып китүчеләр булды инде әйт­мим, тик басып, артисттан тагын ике җыр җырлатып, алкышларга күмүен беренче тапкыр күрдем. 

***

«Яшел Үзән»не рәхәтләнеп укып утырам әле. Рәйханә апа Зәйнуллина Албаба СПТУсы турында бик дөрес язган. Мин дә Албабада гына кызларга яраклы һөнәргә укытсалар бик әйбәт булыр иде дигән фикердә. Идел аръягы авылларында яшәүчеләргә ра­йонга барыр өчен 100 чакрымнан артык юл үтәргә кирәк бит. Бу кадәр уңайсыз район Татарстанның башка бер генә җирендә дә юктыр ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эх, Норлат районы бетмәгән булса?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тырышлыгыгыз булса, районны, халкы сорап, кайтара. Әле дә соң түгел. Акыллы көчләрегезне туплагыз да, ә калганы үзегезнең үҗәтлек! Бик шулай: Әтнәләр, Кайбычлар шикелле макталып эшләп яшәр идегез.