Күңелемдәгесен әйтәм
Яшьләрне сүгәргә яратабыз инде. Әле болай киенгәннәре ошамый, әле тегеләй, дигәндәй.
Ә мин соңгы вакытта кызларны түгел, ә егетләрнең киенүен күзәтеп йөрим. Алар да бит мода артыннан калмый. Бөтен әгъзаларын белгертеп, сыланып тора торган ыштаннан, ялан аякларын күрсәтеп, өсләренә, салкын булуга карамастан, әтәч тиреседәй куртка киеп, бик модалы күренмәкче булалар инде. Ә кырыйдан карап торсаң, кызык һәм кызганыч. Сәламәтлекләре турында тамчы да уйламыйлар инде. Яшьлек һәм юләрлек чоры бит...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Үзебезнең яшь чакларны искә төшерик тә, шыпырт кына утырыйк инде без. Бу мода безнең заманда булган булса без әле арттырып та җибәргән булыр идек))) Туңсалар киенерләр иде, димәк каннары кызу, туңмыйлар))) Нәрсә әйтсәң дә хәзерге яшьләр моданың да стильнең дә нәрсә икәнен беләләр. Молодцы)))
0
0