Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Тагын сөт акчасы турында шалтыратуыбыз. Без сөтне Ульян эшмәкәренә тапшырабыз, бәясе көлке – 10 сумнан. Күрше Карашәмдә 11 сумнан җыялар икән дип ишеттек. Ә без кемнән ким? Ни өчен берүк кеше төрле бәядән ала? Аптыраган инде менә.

Мамадыш-Әкилдә үзсалым акчасына юл салдылар, аны да тигез итеп эшли алмадылар. Чөнки чокыр-чакырлы, машинаның төбе тиярлек. Өстәп тигезләсеннәр иде дип башлыкка да мөрәҗәгать итеп карадык, әйткәнне яратмады. Күрше Татар Танаенда югыйсә юллар тип-тигез.

***

Безнең җирлек үзсалым акчасын районда иң күп җыючылардан. Без акчаны үзебез риза булып тапшырабыз. Инде Ленин урамында юл сала башлагач, сөенгән идек тә, шоферга ком ташыган өчен дип тагын урамыбыз белән акча җыеп бирергә мәҗбүр булдык. Ни өчен үзсалым программасы белән салынган юлга акча түләргә тиешбез, аңлатучы булмады.

***

Татар теле укытылмый дип зарланабыз, ә гаеп бары үзебездә. Ерак барасы түгел: кайбер гаиләләрдә, әти-әнисе авылда туып-үскән булса да, балалары «мама», «папа» дип эндәшә. Иң гаҗәбе: тегеләре шуңа риза булып, алай гына да түгел, шатланалар әле. Ничек сөенмисең, сабые урыс телендә сөйләшә бит! Баланың теле туган телдә ачылырга тиешлеген аңламаганнарга ни дип әйтсәң дә юк инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәзер авыл балалары да русча гына сөйләшә, шаккатам, әби-бабайлар да бер сүз әйтми!

    2
    X