Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Шәһәр урамнарында бәдрәфләр юк. Чат саен квас, туңдырма саталар. Билгеле инде, агач төбенә барырга туры килә.

 ***

Сабантуйда сатучылар рәхәтләнә дә инде. Кызым бик аптыраткач, атта утырып йөрергә булдык. Кечкенә генә мәйданнан әйләнеп килү өчен 300 сум түләдек. Бу бит халыкны кычкыртып талау дигән сүз. Билгеле инде, елга бер генә тапкыр буласы бәйрәмдә балага каршы килмисең, теләген үтисең. Киләсе елга бәяләрне контрольгә алсыннар иде.

***

 Быел авылдан Яшел Үзән сабан туен карарга дип шатланып килгән идек, өметләребез акланмады. Керәшен һәм рус фольклор ансамбле җырлары тешкә генә түгел, әллә кайсы җирләргә тия башлады. Аңлыйм, күп милләтле республикада яшибез, тик бит инде татарларның йөзек кашы булган Сабантуйда «Валенки» җырын тыңлап утыру, әле бит бу төп мәйданда, башка сыя торган хәл түгел. Беткәнме татар эстрадасында җырчылар?! Программаны төзүчеләр халык фикеренә колак салсын иде.

***

 Норлат сабан туен карап кайттым әле, соңгы елларда булганым юк иде. Беренчедән, алып баручылар бик ошап җитмәде. Әле берсе, әле икенчесе сөйли, ниндидер бака туе. Ул элек Шәүкәт Миңнуллин чыкса, берүзе авызына гына каратып, бар мәйданны шау итә иде. Һәм күпләрдән Норлат сабан туена Шәүкәт җитми дигән фикерне ишеттем. Аннан күп уеннарда балаларны уйнатмадылар. Мәсәлән чүлмәк ватуда чиратка баскан балаларны катнаштырмадылар. Соң рәхәтләнеп ватсыннар иде, вакыт ягы бик тар дияр идең, киресенчә бәйрәмне кичкә кадәр махсус суздылар. Бер-бер артлы башкарылган җырлар да ошап бетмәде. Ни дисәң дә концерт түгел, ә уеннар карарга җыела бит халык.

***
 Ел да әйтеп киләсез инде кипмәгән урындыклар турында. Сабантуй мәйданы урындыкларында утырып, буяуга пычранып кайтырга дип алмаган бит инде без ул яңа киемнәрне. Ник алдан буяп куймаска? Ел да шул күңелсез хәл кабатлана.

***

Акъегет җирлегендә өч авылга бер Сабантуй уздырыла, быел чират буенча Бакырчыда иде. Күпме әзерләндек, бүләкләр җыйганда барысы да яулык түгел, ә  бәйрәм күңелле үтсен дип, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Тырышлыгыбызны бәяләүче генә булмады, мәйданына 100 кеше җыелдымы икән? «Нәрсә бар инде монда», – дип, кайтып китүчеләр дә булды. Имеш, шашлык та пешермиләр, батут та юк икән. Әйтегез әле, сез Сабантуйга шашлык ашар өчен генә киләсезме? Дуслар, туганнар белән күрешү бәйрәме бит ул!
 Вәт оештырып та караганнар быел Урысбага сабан туен. Күптән рәхәтләнеп болай ял иткән юк иде әле. Ул кызыклы уеннары, искиткеч матур урыны. Казанда пешкән пылау, кайнар чәй белән сыйландык. Булдырасыз, афәрин!

***

 Бу кеше аңламаса да аңламас икән инде! Авылдашлар белән ачуланышып йөрисе килми, әмма шуны  аңларлык акыллары бар дип уйлыйм. Безнең күршеләр  сарыкларын  абзарга кертми көтүдән соң, авыл урамы буйлап йөртә. Рәхәт бит! Терлек  бөтен «эшен» бетереп кенә абзарга кереп ята. Ә без,  тавык та асрамаган килеш, капка төбендә  сарык  тизәген себерергә мәҗбүр. Көн саен бит әле ул!

***

 Быел Сабан туена бүләк җыярга  мин дә чыктым. Чыктым һәм таң калдым. Махсус игътибар иттем: бәйрәм үткәрергә 500 сум да бирергә  теләмичә абзар артында качып калган кешеләр, Сабан туенда оныгына бирелгән бүләкне азсынып, йөзләрен җимереп утырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Норлат Сабантуеның Шәүкәт Миннуллиннан соң рәте бетте шул! Аның берүзе иртәдән кичкә кадәр мәзәкләп, көлдереп алып барган чакларын бик сагынабыз! Нигә авыл җирлеге аны хотя бы Сабантуйга алып баручы итеп чакырмый икән?