Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Сезнең шәһәрдә юлларны чистарталардыр инде ул, ә? Менә безгә килеп карагыз әле, урамга чыгарлык түгел. Авылларны гел мактап язасыз үзегез. Минем йортым авыл кырыендарак тора. Янгын була калса, Аллаһ сакласын инде, ярдәмгә килә алмый бернинди машина да. Менә шулай карга батып ятыш.

***
Авылыбызның исеме бүгенге көндә җисеменә туры килеп бетми инде. Зур Өтәк дип аталса да, нигездә карт-карчыклар гына яши биредә, 5-6 гаилә генә эшләп йөри. Биш балабыз бар: берсе – балалар бакчасында, дүртесе мәктәптә укый. Кайсы көнне урамнан көн буена да бер генә кеше дә узмый. Шулай да бик күңелле яшибез әле. Клубыбыз, кибетебез һәм ФАП бар. Яңа елны да шәп уздырдык. Клуб мөдире гаиләсе белән бар халыкның күңелен күрде. Кечкенә генә авыл булса да, менә дигән итеп гомер кичерәбез! 

***
Мирный бистәсендә йортларны бер-бер артлы төзеп кенә торалар, ә социаль объектлар турында уйлаган кеше юк. Менә без дә авария хәлендәге иске йорттан яңа фатирга күчтек. Хәзер кызыма шәһәр мәктәбенә йөреп укырга кирәк. Көн дә автобус белән барулары бер дә рәхәт эш түгел. Киләсе уку елыннан Мирныйның берәр мәктәбенә күченербез дип торабыз, тик анда да балалар саны бик күп, бер сыйныфта 30дан артык укучы белем алсын инде! Тел төбемне аңлагансыздыр, яңа мәктәп төзелүен түземсезлек белән көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев