Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Бу яңа 200 сум һәм 2000 меңлекләрне халык буталсын дип махсус чыгарган кебек.

Әле ярый бер көнне кибеттә артымда басып торган мәрхәмәтле хатын, апа, сез ике меңлек бирдегез бит, дип әйтте, әйтмәсә шул килеш чыгып китә идем. Кибетчесе дә ашыкмый сдача бирергә, махсус көтеп тора, күрәсең, шулай ялгышып алар кесәсенә фәлән хәтле акча калдырып чыгучы бер мин генә түгел. Игътибарлы булыгыз ул яңа акчалар белән.

***

Автобуста әллә нигә бер очрый хәзер түләргә акчасы булмаучылар. Шундыйларны бер тамчы жәлләп тормыйча (алар күпчелек картлар була инде) кондукторлар төшерә дә калдыра. Күз йомып үтеп китеп булмыймы инде икенче пассажир янына? Ул кеше чиксез рәхмәтле булыр иде бит, ә болай күпме нәгъләт яудыра кондуктор башына. Юкса, шул 20 сумнан ярлыланмас та, баемас та иде. Мәрхәмәтлерәк булырга кирәк.

***

Бу медицина хезмәткәрләренә ни дип әйтергә дә юк инде. Эчем тулы рәнҗеш һәм ачу! Алар хәзер халыкны дәвалау өчен түгел, махсус, аларның санын киметү өчен белем алып эшләгән кыя­фәт чыгарып утыралар бугай. Ялгыш диагноз куеп, шуны дәваладылар һәм шуның нәтиҗәсендә чынлыкта дәваланырга тиеш булган орган бөтенләй эштән чыгып чак үлемнән калдым. УЗИ нәтиҗәләре була торып! Пычагым да белмәгән башыгыздан нишләп кеше гомере белән шаярып утырасыз анда?! Безнең бит якыннарыбыз, балаларыбыз бар, ник уйламыйсыз бераз?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев