Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Салым турында шалтыратып әйтүем әле. Авыл җирендә җир өчен салым бар инде, ә менә йорт өчен дә түләттерүләре башка сыймый. Үз көчеңне түгеп, авырлык белән салган өйгә ни өчен соң әле салым каралган, безгә хөкүмәт төзелеш барышында нинди дә булса ярдәм күрсәттеме? Юк! Ходайдан да курыкмыйлар.

Безнең авылның элеккеге мулласы рөхсәтсез генә зират өстендәге җирнең 1 гектарын сукалап, люцерна чәчте. Җыеп алынган уңышның өчтән бер өлешен зәкәт буларак  мохтаҗларга бирергә тиеш булса да, бу бурычын үтәми. Билгеле булганча, зәкәт Ислам диненең биш баганасың берсе булып тора һәм ул елга бер тапкыр ярдәмгә мохтаҗ кешеләр файдасына бирелергә тиешле. Ул мөселманнарның салымы, аны хәлле һәм хәлсез кешеләр дә бирергә тиешле.

***

Без ир затларының бу хатын-кызларга ис китә инде! Кыш көне нәрсә дип капрон колготкидан йөриләр икән алар? Өсләрендә тун, аяклары ялангач. Кырыйдан караганда бигрәк мәзәк күренә бит, шуны аңламыйлармы икән? Гәүдәләренең өске өлеше кышта, аскы өлеше җәйдән адашып кергән кебек. Көлке! Кемгә ошыйм дип, арт шәрәфләрен өшетеп йөриләр, җә?!  Җылы итеп киенгәч тә ошыйсыз сез безгә, кызлар! Сәламәтлегегезне саклагыз! Вәт авыру һәм проблемалы хатыннарны бик өнәп бетермибез, анысы...

***

Авыл кешесе мал-туарын рәхәттән асрамый инде ул. Тик бер нәрсә йөрәкне рәнҗетә. Интегеп асраган сыерыбыз­ның сөтен шәхси эшмәкәргә тапшырабыз, ә сөт җыючылар, ике атна саен, даими 6 литр сөтне кисеп кала. Әйтеп тә карыйбыз, тапшырмагыз, ошамаса, дип кенә җавап кайтаралар. Нишләргә дә белгән юк, зинһар ярдәм итегез.

***

Безнең авыл хат ташучысы без пенсионерларны кибеткә җыя да, пенсия, субсидия, сөт акчасын, газета-журналны шунда гына тарата. Телевизорда «три в одном» дип реклама күрсәтәләр бит әле, менә аның эше «четыре в одном» килеп чыга инде. Безгә, 70-80 яшьлек карт-карчыкларга, карлы юлларны ерып, йөрисе җиңел түгел. Бу хакта авыл башлыгы да, почта бүлеге җитәкчесе дә белә, тик чарасын күрмиләр. Әллә аларга да файдасы бар инде дип тә уйлап куябыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев