Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Идел катса да, шатлык китермәде. Авылга барыбер юл кыскармады. Боз кичүе - бер якка 170 сум. Артык кыйммәт. Әйләнгечтән кайтырга туры киләчәк.

Беркөнне шәһәр үзәгендә каршыма унлап эт килеп чыкты. Эт елына аяк бастык дигәч тә инде! Рәхәтләнеп йөриләр, хәзер авылда түгел, шәһәрдә дә атучы юк аларны. Урамга чыгарга кот оча бит.

***

Балалар бакчасына йөргән өчен гыйнвардан бәяне күтәреп куйдылар, рәхмәт. Бу хакимиятне әйтәм әле, бигрәк төгәл эшлиләр дә инде, как яңа ел җитә бәя арта. Әйтерсең лә тормыш яхшы якка үзгәрде. Хезмәт хакы шул ук калды бит.

***

Яшел Үзән районында чүп яндыру заводы төзергә җыеналар икән дип ишеттем. Безгә шул гына җитмәгән иде инде. Үзебездә дә заводлар җитәрлек бит. Күрше Волжск ягыннан искән хуш исне дә еш иснәргә туры килә. Инде хәзер монысы, бар икән күрәселәр.

***

Яңа ел бәйрәмендә район һәм шәһәрнең 50 сәләтле баласын район башлыгы Александр Тыгин кабул итте. Алар арасында оныгым да бар иде. Оныгым Васильево бистәсендә мәктәптә, мәдәният йортында узган чараларда актив катнаша, музыка мәктәбендә белем ала, яхшы укый. Шушындый тырыш укучыларны күреп, аларга бәйрәм ясаулары, әлбәттә, безне дә шатландырды. Җитмәсә быел Мәскәүгә юллама да бирделәр. Яңа елга иң шәп бүләк булды бу!

***

Күгәй авылының поч­та бинасы менә инде бер айдан бирле ягылмый. Квитанцияләр өчен  түләргә кергәч тә, чиратта туңып торабыз. Ә биредә эшләүчеләр нәрсә эшләргә тиеш соң? Почта бүлеге җитәкчесе әле күрше авылдан килеп эшләп йөри.  Хәзер авырган кешене берәү дә, җитәкчеләр дә, хезмәттәшләрең дә яратмый. Ә  шартлар тудыручы юк.

***

Кече Шырданга турист­лар килә башлады, дип язасыз. Ә сез ул авылдагы клубны күргәнегез бармы?  Туристларга түгел,  авылга кунакка кайткан  үз кешеләребезгә дә күрсәтергә куркыныч бит аны. «Татарстанда мондый клублар бармыни әле ул?!» дип, күзләрен шарландырып китәләр. Хәер,  туристлар борынгы заман калдыгын күреп китсеннәр, диюләредер инде.  Рес­публикада клублар төзү буенча  максатчан программа эшли дип беләм. Район җитәкчелеге, авыл башлыгы биредә кечкенә генә булса да клуб төзүне шушы программага кертергә тырышсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев