Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Авылыбызга хәзер бик кайтып булмый. Авылга кергәндә кечкенә генә инешкә салынган күпер иске – такталары черегән, тоткалары да юк. Авыл башлыгының исенә тагын бер кат төшерәбез – күпер кирәк!

***

Яңгырлы көнне эшкә соңга калмас өчен таксига шалтыраттым. Көтеп сабырым беткәндә шалтыраталар болар миңа: «Кызганычка, әлегә сезнең адрес буенча машина җибәрелмәде. Тагын көтәчәксезме?»  Җен ачуларым чыкты! Соң, вакытым булса, аларга ялынып та тормыйм бит инде мин, автобуска чыгам! Такси – шуңа да таксидыр инде ул, тиз хезмәт күрсәткәнгә! Хәлләреннән килми икән, йә ябылсыннар, йә машиналар исәбен арттырсыннар! Аларга ышанып, эшемә соңга калдым!

***

Авылда утны кабызыр хәл юк – электр  лампочкасы «дерелди» башлый, яктылыкны  тигез генә бирми. «Әй  кызым,  кемдер тагын «варить итә!»  – ди  әни.  Бу ни хәл, урлашалар, димәк. Электр  уты шулай бирелгәч,  көнкүреш техникасы  ничек түзсен, электроникасы ничек  ватылмасын? Энергия ресурсы белән тәэмин итүчеләр ни карый?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев