Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Татар Наратлысы авылында клубны ябарга җыеналар. Имеш, эшләүче юк. Табылды ул эшләргә теләгән кеше. Инде югары белеме юк, дип алмыйлар икән. Булыр, эшли-эшли алыр югары белемне. Авылыбызда бердәнбер учреждениене япмагыз!

***

Кайбер машина йөртүчеләр руль артына утыргач, үзләрен Аллаһның кашка тәкәсе дип хис итә ахрысы. Ни җәяүлеләргә, ни үзе кебек машинага утырган кешеләргә дә төкереп караучылар бихисап. Әйтерсең лә, юлда алар үзләре генә. Беркөнне бер имгәге башымнан аягыма кадәр су чәчрәтеп китте, гарьләнеп үләм дип торам.

***

«Күңелемдәгесен әйтәм» сәхифәсен яратып укып барам. Менә соңгысында авылларда үзсалым акчасы 48 процент кына җыелган дип язылган иде. Соң каян килеп 100 процент булсын соң ул?! Авылда нигездә пенсионерлар гына яши, ә пенсия акчасы очны-очка ялгап барырга чак җитә. Яшьләргә эш юк. Норлат зонасын гына алыйк, бер генә дә җитештерү дә юк бит. Сыер асрап интегә инде кайберәүләр, ә сөтнең файдасы ташка үлчим. Гомумән, һәр гаиләдә диярлек кризис, акчаны ничек тә җиткерер­гә белгән юк. Ярар, зарландым, бушандым, гафу итәрсез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев