Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Газетагызның бер санында чүп яндыру заводы бездә төзелмәсен, Волжск шәһәреннән килгән искә дә түзәрлек түгел, дип язган идегез. Менә шул авторга түбәндәгене әйтәсем килә: мин Волжскидан кызым янына Яшел Үзәнгә еш килеп йөрим һәм киресенчә, сездә суларлык түгел ул, әллә нинди крематорий исе килә. Ә Волжскидан сасы ис килә дип утырмагыз! Бездә саф һава.

***

Халык җыеннары турында әйтәсем килә. Менә безнең Олы Якедә ничә еллардан бирле ул көндезге икеләр тирәсендә үткәрелә һәм шул сәбәп­ле актив яшьләр катнаша алмый, пенсионерлар җыенына гына кайтып кала. Кирәкле мәсьәләләр күтәрелми. Бик катнашыр идек, эшлибез. Эш калдыр­дыңмы, кыскартуга эләгәсең. Аны ничек тә булса кичке якта, халыкның эше беткәч оештырып булмыймы икән? Галочка өчен генә түгел, нәтиҗәле узар иде...

***

Зифа Кадыйрованың «Язмыш сынавы»ның ахырын укыдым да, сезгә шалтыратам. Бигрәк тә тормышчан, гыйбрәтле инде әсәрләре. Тик китапларын гына табып булмый. Озак көттереп кенә ниһаять Васильево китапханәсенә бер китабын алып кайттылар, хәзер чират торып шуны укыйбыз. Аның барлык әсәрләрен дә укыйсы килә. Тиражын күбрәк итеп бастырырга булмыймы икән? Халык бик яратып укый бит. Интернетта барын бар, әмма кулга тотып укыган кебек түгел шул, китап кирәк иде. Сезгә рәхмәт «Яшел Үзән» битләрендә укырга мөмкинлек биргәнегез өчен.

***

Инде күңелемдәгесендә бер генә бастырмадыгыз, беләм, укып барам. Шулай да тагын бер языгыз әле шул сукбай этләр турында. Соңгы арада бигрәк күбәйделәр ләбаса! Кая карама – шулар! Аларны аткан өчен 5 елга кадәр төрмәгә утыртырга кирәк, дигән законны чыгаручыларның үзләрен төрмәгә утыртырга иде шул этләр белән! Шулар өчен питомниклар төзеп, ашатып тотасы акчага ятим балаларның тормыш шартларын яхшыртсыннар әнә! Йә картларныкын. Тапканнар... этләр, имеш... Кәнишне, алар үзләре җәяү йөрми, каршыларына өерләре белән эт көтүенең килеп чыкканы юк. Берәрсенең баласын тешләсәләр (Аллаһ сакласын!), шул секундта ук «отменять» итәрләр иде ул законны, урамдагы бер этне калдырмый үзләре үк атып бетерерләр иде...

***

Карагуҗада бер елдан артык почта таратучы юк. Аны Яшел Үзәннән машина алып килгәнне көтеп салкын бүлмәдә утырабыз. Мондый хәлнең сугыштан соңгы елларда да булганы юк иде. Мин инде олы яшьтә, ул суыкта күпме көтәргә була аны? Ә өлгермәсәң, почтасыз каласың, килеп җитмәгән кешене ул да көтеп тормый. Сайлаулар алдыннан бик тә начар күрсәткеч инде бу, начар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев