Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Республикабыз каналлары тапшыруларында татар балалары 1-2 сүз татарча әйтсә, ул күккә чөеп мактыйлар, саф татар телендә сөйли дип, зур итеп күпертәләр инде!

Ә нигә дип әле алар татарча белмәскә һәм үз телендә сөйли белгән өчен без аны мактарга тиеш?! Әй ачуым килә шуңа! Ул ана телен бит болай да белү фарыз! Берәр чит телдә әйтсә – мактап куярга була әле. Башка милләт кешесенең баласын үз телен белгән өчен мактаганын күз алдына китереп булмый, ул алар өчен һава сулаган кебек – гадәти нәрсә, ә без... кит моннан!

***

  Карагуҗа белән Яке арасында дамба итеп күтәртеп ясалган юл бар. Ике авыл уртасында ташу да юа, шулай да рәтләп куеп, халык йөри иде инде. Менә шул, су аксын дип куйган торбаны, бер көнне кран белән төяп алып киттеләр. Халык кем икәнен дә белә. Электән әбиләребез: «Сукмак, юлга тигән кешенең эшләре уң булмас», – дигән гыйбарәне ишетеп үскәнгә, бик кыен булды. Шул хәтле, металл сатам, акча эшлим, дип инде... Бер генә дә ярый торган гамәл булмады ул...   

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев