Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Без Урысбага авылы халкы шәфкать туташыбыз Гөлнара Сафиуллинадан уңдык, Аллаһка шөкер. Кайбер авылларда төнлә түгел, кичен шалтыратсаң да телефон трубкасын алмаучы медсестралар бар дип ишетәбез. Гәрчә авыру эш сәгатенә карап кына килми шул.

Ирем чирләп киткәч, без дә шәфкать туташына шалтыраттык. Ул тизарада килеп, беренче ярдәмне күрсәтте, иремнең кан басымы 40/90 иде. Алга таба нишлик икән инде дип аптырап, Норлат ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенә шалтыраттык. Җаваплары аяктан егарлык булды: «Ятып торсын!» Кая инде ул килеп ярдәм күрсәтү, анысын әйтмим дә. Ә ятып торырга кирәклеген үзебез дә бик яхшы беләбез, аның кадәр юләр түгел, ләбаса. Ни кызганыч, бездә кеше кадере бөтенләй юк!

***

Сөт ашамлыкларының  чит яклардан ниндидер килешүләр буенча кайтарылган  коры сөттән ясалуын белгәч, ботканы коры судан пешерә башладык, аптырап. Белмәссең, якын киләчәктә суның да коры суга әйләнүе бар. Шуннан ничек халык авыру булмасын. Аллергия, онкология, йөрәк-кан тамырлары кебек авырулар белән интегеп,  көн-төн даруханәләрне баетабыз. Ә бит шул вакытта үзебезнең Татарстанда сөтне кая куярга белмиләр. Хәл болай барса,  сыер асраучыларны көндез чыра яндырып та таба алмассың. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов  бу мәсьәләне күтәреп чыкты чыгуын. Әмма өстәгеләр аны күтәрә алырмы? Менә анысы икенче сорау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев