Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Татар Әҗәле белән Карашәм авылы арасындагы 2-3 чакрым юл бик начар хәлдә, инде күптән ремонт күрмәгән. Кышын ярый әле, катырып, кар белән тигезләнә. Ә яз һәм көз айларында күрмәгәнне күрәбез инде – нык җәфаланабыз. Ел да халык җыенында бу сорауны күтәрәбез, әлегә файдасы юк.

Менә «күңелемдәгесе»н укып чыктым да, ни дип әйтергә дә белмим сезгә, кызлар. Бераз игътибарлырак булыгыз инде ни дә булса язганда, бигрәк тә шәригать, дингә кагылышлы язмаларда. Халык укый бит аны. Зәкәт турында, аны бай да ярлы да бирергә тиеш, дигәнсез. Аны артык акчасы, мәсәлән 300 мең сумы булганнар бирергә бурычлы, кесәсендә 3 меңе булганнар түгел.
Редакциядән: Хөрмәтле укучыларыбыз, «Күңелемдәгесен әйтәм» рубрикасы сезнең шалтыратып сөйләгәннәрегездән гыйбарәт, үзебез уйлап чыгарган язмалар түгел. Без аларны үзгәртмичә, ничек бар, шулай бастырабыз. Ә зәкәт темасына килгәндә, бик күп җирдә, чынлап та, «аны хәлле һәм хәлсез кешеләр дә бирергә тиешле» дип язылган. Бәлки, бу бәхәсле мәсьәләне ачыклап, төпле һәм дөресен аңлатып шалтыратучыларыгыз булыр?

***

Без ел да пай җире өчен икмәкне инде ничә ел Олы Ачасырга барып алабыз. Аның өчен кешегә мөрәҗәгать итәргә, техника ялларга кирәк. Инде олыгаябыз, капчыклар күтәрүе дә авырлаша. Мал-туар асрамый башлагач, ашлыкның әллә ни кирәге дә калмады. Терлек тотмый торган кешегә дивидендны акчалата биреп булмыймы икән? ул ашлыкны сатып та булмый бит.

***

Безнең дәваханәдә каравылчы-сакчылар юк. Мондый учреждениеләрдә булырга тиештер инде ул! Авыл кешесенә дә эш булыр иде. Югыйсә,  дәваханәләрдә эшләүчеләргә һөҗүм итү, кыйнау кебек җинаятьләр турында язып-күрсәтеп торалар. Буранлы көннәрдә  ишегалдын да көрәрләр иде. Дәваханә ишегалдын кар баскан.  Бинаның эчендә исә түзеп булмаслык начар ис. Бер авыру аркасында күпме кеше җәфа чигә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев