Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

* Шәһәрдә балаларга шуарга ник бер тау кәмәше булсын! Кар яуганга кайчан! Март аенда ясарга җыеналармы икән аны? Карлар эри башлагач?

* Узган ел газетага зарлангач,  җир пайлары өчен  ашлыкны биргәннәр иде. Быел да сезгә шалтыратмый булмый инде, кызлар! Барысы да белсен кызыл  җитәкчеләренең халык турында ничек кайгыртуларын.  Без, Бакырчы авылы зонасы халкы, Акъегетләр дә, Күгешләр дә шунда керә,  җиребез өчен тиешле  ашлыкны Ачасыр авылына кадәр килеп алырга тиеш икән. Имеш, шундый зур холдингның склады бары тик шушы авылда гына урнашкан. Әнә бит, Урысбага, Кече Ачасыр халкы Олы Ачасырга  менеп ала, нишләп әле Акъегет әбие Олы Ачасырга килә алмаска тиеш?! Безнең илдә кеше кадере дигән нәрсә кечкенә генә хуҗалык җитәкчеләренең дә өлкәннәрне санга сукмавыннан башлана.

* Артистлар  ялындырып тормый, Яшел Үзән  сәхнәләрендә көн саен диярлек – татар эстрадасы җырчылары. Әмма билет бәяләре «тешләшә» бит. Кайбер концертларга билет бәясе 700әр сум. Ә зал яртылаш кына тулган була. Халыкның  тамашага ихтыяҗы  бар, әмма кесә ягы такыррак. Билет бәяләрен киметебрәк куйсалар, ике якка да  отышлы югыйсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: