Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Автобуста кондукторлар акчасы булмаган пассажирларны төшереп калдыра дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Соң аларның да планы шул 20 сумнан тула торгандыр бит инде. Эшләре шул булгач, нишләсеннәр?! Гел дә акчасыз пассажирларны йөртеп булмый.

***

 «Кызыл Шәрык»та эшләүчеләргә өч ай хезмәт хакы булмаячак, диделәр. Имеш кырда эшләргә ягулык-майлау материаллары алырга акча кирәк. Ә күпме гаилә акчасыз утырса да ярый икән. Өч балабызны мәктәпкә җыясы бар, берсе 1 класска бара. Безгә ниш­ләргә, кая барырга?

***

 Бүгенге яшьләргә карап торам да, шаккатам, нинди мода китте икән Брежневныкы сыман калын итеп каш ясату. Аңлыйм инде мин кашы булмаганнарны. Соң табигый матурлыгыңны бозып, кап-кара каш ясату нигә кирәк? Кайберләрен күргәч кот оча. Кызлар, сез яшь килеш болай да бик матурсыз, зинһар, шул гүзәллекне әллә нинди тату-матулар белән бозмагыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X