Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Безнең авылда урам баганаларында лампочкалар янып чыккач,  аны алмаштырырга кирәк икәнлеген белмиләр ахрысы.

Авыл башлыгына да ничә әйттек инде. Тыңламый. Теләсә кемне лампочка алмаштырырга менгезеп булмый бит, дөньяның ни эше юк. Акча җыясын беләләр, авылны төзекләндерергә имеш. Булганын караучы юк.

***

Рифат Зарипов концертын карап сөенеп кайттым әле. Яшел үзәнлеләр яраталар икән үзен, зал тутырып килгәннәр бит. Яратмаслык та түгел шул, программасы шәп, мәзәкләре билдән түбән түгел, үзе бии дә, җырлый да, рәхәтләнеп көлдерә дә, елата да. Молодец, энем, булдырасың!

***

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан клубыбызда бик матур чара оештырылды. Безне, физик мөмкинлекләре чикле авылдашларны чакырып, төрле уеннарда катнаштырып, тәмле ризыклар һәм чәй белән сыйладылар. Аздан да күңел булып куя инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев