Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Телевизорда беренчедән алып, тагын берничә каналда аналитик тапшырулар бара һәм шуларның барысында да бер тема: үлә-бетә Украина турында талашалар.

Ә Украинаның үзендә телеканалларның түренә безнекеләрне менгезеп, Россия турында гәпләшәләрме икән? Бармы икән шундый тапшыру? Шуның хәтле талашалар! Башка тема юк! Зур ди Россиябез ниндидер пәра-хара килеп беткән элекке ил кисәген иң мөһим, һәр көн кадагы тапшыруы итеп нәрсә дип күрсәтә икән?! Үзебезнең илдәге бардак күренмәсен диптер инде...

***

  Җәен авылга дачниклар кайтып тула. Менә алар капка төпләрен бүрәнәләр белән бүлеп куя. Имеш каз-бәбкәләр йөрмәсен, тапталмасын. Йөрсеннәр инде рәхәтләнеп, шуңа да авыл җире бит инде ул. Берзаман шул каз асраучы да булмас әле! Сагынырсыз!

Константин Шишкин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Украинаны сөйләү җиңел бит ул, үзебезнең кимчелекләр, җитешмәгән яклар күренми, әйтерсең лә балда-майда йөзәбез!