Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

***

1 һәм 2нче каналларда бара торган «Время покажет», «60 минут»  кебек тапшыруларга килгән Америка, Польша, Украина вәкилләре бернидән дә куркып тормыйча сүзләрен, фикерләрен әйтәләр. Карыйсың да шуларны, ә бәлки алар дөрес һәм хаклыдыр, дип тә куясың.
Шуңа охшашлы тапшырулар чит илләрдә дә бармы икән? Безнекеләр анда барып, шулай ук, дөньяга үткен карашларын, ышануларын  патриотларча курыкмыйча чатнатып әйтеп бирә аламы икән?   

***

 Бу авыл кешесен ни өчен мыскыл итәләр икән, ә?! Ул сөт бәясен генә алыйк. Декабрь аеннан сөтнең  литрын 15 сум 50 тиеннән җыйдылар. Ә терәлеп кенә торган күрше Кайбыч районында 18-19 сум диләр. Ә без кемнән ким соң?  Аптыраган инде, Ульян эшмәкәренә сөтне тапшырабыз, үзен күргән дә юк. Әллә бәяне сөт җыючылар үзләре киметәме икән?

***

 Мәктәптән юл тутырып кайтучы малайлар янына туры килсәм, кот оча. Ни өчен дигәндә, алар үзләреннән башка кешене күрмиләр һәм юл бирергә кирәк дигән әйберне бөтенләй аңламыйлар. Сөйләшүләрен ишетсәң, җир тишегенә кереп качардай буласың. Чеп-чи итеп сүгенергә кая өйрәнгәннәр диген.  Андый сүзләрне өлкән кеше авызыннан да ишеткәнем юк. Боларны әти-әниләре тыңлап торсын иде. Киләчәгебез өчен куркып куясың шулчак. 

***

 Авылларда үзәк урамнарда яшәүчеләргә әйтер сүзем бар:  юл хезмәткәрләре ялт итеп чис­тартып кына китә, ә сез ишегалдындагы карны шул ук юлга чыгарып түгәсез. Шуның аркасында аварияләр чыгарга мөмкинлеген дә онытмасагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X