Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Гел начар яшибез, акча җитми дип зарланабыз.

Шөкер, алай ук начар гомер итмибез икән әле, райондашлар. Менә бу Яңа ел бәйрәмен генә алыйк. Бер кичтә утырып сыйлану өчен күпме ризык ташыдык, кибет киштәләрен бушаттык. Азмы-күпме бүләкләр бирештек, матур киемнәр алдык. Ә бәйрәм ялларында һавага күпме аллы-гөлле салют кына очты. Оча-оча мең сумнар оча, дип рәхәтләнеп карадык. Авыл да шәһәрдән кимен куймады. Төне буе шарт-та шорт. Йә, кайсыгыз тормыш авыр дип зарлана әле анда?!

***

2019 елның төп юлламасы «Без Мирныйга барабыз» дигән сүзләрдән гыйбарәт. Әлбәттә, Мирный бистәсе елдан-ел яшәрә, биредә яшәүче яшь гаиләләр саны артканнан-арта. Менә әле яктыртылган чаңгы юлы ачып шатландырдылар. Ялларда «Маяк» спорт комплексына кадәр баруы ерак иде. «Авангард» стадионындагы кебек бер матур гына шугалак та ачып куйсалар, ничек шәп булыр иде. Урамда, саф һавада тимераякта шууга ни җитә?! Бер карасаң, боз катырып кую өчен миллионнар кирәкми дә. Бәлки фикеремә колак салырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев