Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Шәһәр мәчетләрендә изге Рамазан аенда ифтар ашлары гөрләде.

Безнең Уразлыда да мәчет бар, әмма алай зурлап мәҗлес уздырганнары юк иде әле. Авылдашыбыз Айдар Ибраһимов  беренче тапкыр иман йортында ифтар ашы оештырды. Безнең кечкенә генә авылыбыз өчен шундый зур һәм шатлыклы вакыйга булды инде бу. Шушы игелекле балага савабы меңе белән әйләнеп кайтсын иде, дигән теләктә без. 

***

Изге Рамазан аенда да кайбер затлар аракы сатудан туктый алмады. Авылыбыз матур, динле, бердәм. Шуңа да карамастан, инде олы яшьтә булсалар да, агу сатуларын дәвам итәләр. Сезгә аптыраганнан шалтыратуым. Бәлки үзләрен танып, бу гамәлләреннән туктарлар. Нәфеснең бер чиге булырга тиештер бит инде ул!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев