Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Олы Яке якларында сөтнең литрын 20 сумнан килеп җыялар икән. Идел аръягында бөтенләй башка бәя. Без кемнән ким? Алар да алтын сөт тапшыр­мыйдыр инде.

 Авыл урамыннан барганда борынга нинди ят ис килә икән дип аптырадым. Баксаң, бер хуҗалык җир астыннан урамга торба сузган да, шушыннан гына абзарларыннан чыккан бөтен шакшылыкны агызып ята икән. Күпләп мал-туар тоталар, бер сүзем юк, рәхәтләнеп асрасыннар. Терлек астыннан кырып алынган тиресләрен урамга чыгарырга ни хаклары бар соң? Искә чыдарлык түгел бит!

***

 «Киләсе елга, Аллаһ кушса, берни утыртмыйм. Рәтләп үсми, помидорлар өлгереп җитмәс борын карала башлый. Әнә күрше Чуаш халкының бөтен төр яшелчәсе уңа. Барын да базардан сатып алырга була, баш бәясе түгел әле», – дип көздән уйлап куйган идем. Бу хакта күршеләр белән дә күп сөйләштек. Яз җитте бит җәмәгать, теге ачудан әйтелгән сүзләр дә онытылды. Күңелгә корт керде, рассадалар үстерәсе, бакчада казынасы килә. Без, авыл кешесенә, бакчасы була торып, әйбер утырт­мый буламы соң?! Үзең үстергән сатып алганга тормый инде ул. Ни дисәгез дә, тәмлерәк. 

***

 Балалар бакчалары мәйданчык­ларын бервакыт машина шиннары белән  матурлаганнар иде. Хәзер, киресенчә, бөтен бакчалардан ташларга мәҗбүр итәләр. Имеш сәламәтлек өчен зыянлы. Ничә еллар буе яраган, ә хәзер юк икән. Киресенчә, балалар иминлеге өчен куркыныч түгел иде дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авылда ис килә инде ул, шәһәрдә яшә, иснисең килмәсә.

    2
    X