Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

 «Яшел Үзән» газетасы уздырган «Иң яхшы ишегалды» бәйгесендә катнашасы килә дә бит, капка төбенә чәчәкләр утыртып булмый.

Гомумән, тирә-юнебез матур булсын дип, тырышып йөрүдән мәгънә юк, чөнки безнең авылда кайбер мәгъ­нәсез хуҗалыклар сарыкларын урамга чыгарып җибәрүне бернигә дә санамый. Авыл башлыгының авылдашларына «ярамый», дип кисәтү ясарга кыюлыгы җитми. Шулай булгач, тәртип каян килсен?!

***

 Безнең авылда ял көннәре җиттеме, эшнең самый кызган чагында су бетә дә куя. Сезнең авылда да шулаймы соң ул? Мунча ягасы, өй тулы кайткан кунакларны сыйлыйсы бар. Бөтен мөһим эшләр шул шимбә-якшәмбе көннәренә билгеләнеп куела да бит инде. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, ачуны китереп, суны бетерәләр дә куялар, нинди хәл инде бу!

***

 Сыер асраучыларга ел да субсидия бирәләр иде. Быел күренми әле. Күрше Кайбыч районында алганнар, дип ишеттек. Без кемнән ким? аптыраган!

***

 Туктаров урамында ташландык йортта металл җыючы ир үлгән иде бит әле, көн саен шул тирәдән узам эшкә барганда, ник бер саклану чарасы күрелсен! Инде фаҗига китереп чыгаргач та, кабат шундый хәл булмасын, дип, һич югы шул металл конструкциясен генә булса да алып атырга кирәктер? Инде стенасыннан аерылып, тагын берәр кешене имгәтсә? Ярый имгәнеп кенә калсаң...

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев