Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Быел базарга чыккан саен гаҗәп­ләнәм инде.

Орлык суганның бәясен 300 сумга күтәрделәр бит. Ник шуның кадәр кыйммәт икән, дип аптырыйм һич. Ярар шул бәягә сатып алып утырт­тың ди, үстерә алсаң әле, шул суганны килосын ничә сумнан сата аласың? Һич кенә дә аның кадәр кыйммәт булмый бит ул. Шуңа күрә орлыкны үзеңә әзерләргә кирәк дигән фикергә килдем быел. 

***

Авыл зиратларында өмәләр гөрли, зур күләмдә эш башкарыла, ауган, корыган агачлар чистартыла. Әмма бу мөһим эштән читтә калучылар да бик күп. Бу дөньяда кунак кына булуыбызны онытмасак иде. зират безнең мәңгелек йортыбыз. Шуңа да өмәләрдән читтә калмыйк!

***

Авылда эш юк дип зарланырга яратабыз. Ярты авыл эшләмәүче ир-атлар белән тулган, ә көтү көтәргә кеше юк. Гаҗәп инде менә. Ашарына ризыгын бирәләр, акчасы вакытында килеп тора, тик ашкынып торучы юк. Элек ул көтүче булырга теләүчеләр чиратка тезелә иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X