Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Әнвәр Нургалиев концерты турында әйтәм әле, биг­рәк матур булды!

Күңелгә сары май булып ятты инде менә. Фирдүс Тямаевта да болай бөтен зал белән җырламаган, биемәгән идек. Акыру-бакыруларсыз, тыныч кына да халыкны уятып була икән. Әнвәр шундый тыйнак, тыныч, тавышы үзенчәлекле. Рәхәтләнеп ял итеп, ниндидер бер эстетик канәгатьләнү белән кайттык концерттан. Шулай дәвам итсен, тагын килсен, тагын барабыз.

***

Ипи бәясен 80 сумга күтәрергә уйлыйлар, ди! Әстәгъфирулла!!! Халыкны инде хәзер ачка үтереп бетермәкче булалар микән?! Нинди дәүләт бу??? Әллә кайларга чыгып качасы килә бу илдән, билләһи! Әллә камыр ризыгы ашамыйча, Рәсәй халкының барысының да (чиновниклардан кала) төз, ябык һәм матур гәүдәле булуын телиләрме икән? Шаяру бер якта, ә чынлап уйласаң – кот очарлык! Ул пенсионер ялгызаклар хәзер блокада вакытындагы кебек көненә йөз грамм гына икмәк ашап торачак инде алайса. Шундый кыр-басулары булган Рәсәйдән бөтен дөнья егылып көләр инде ипигә бәяне 80 сум ясасалар. Әллә махсус, халыкның баш күтәрүен телиләр... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Элеккеге шикелле икмәкнең кадере булыр!

    • аватар Без имени

      0

      0

      башкача талап булмагач ипи бәясен күтәреп талыйлар инде