Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Яшь егетләр модасын сүгеп язган берәү. Үзебезнең яшь чакларны искә төшерик тә, шыпырт кына утырыйк инде, ә.

Бу мода безнең заманда булса, без әле арттырып та җибәрер идек.Туңсалар киенерләр иде, димәк каннары кызу, туңмыйлар! Нәрсә әйтсәң дә, хәзерге яшьләр моданың да, стильнең дә нәрсә икәнен белә. «Молодцы»дан башка сүзем юк.

***

Гоголь белән Татарстан урамы чатында узган ел матур итеп алмагачлар утыртканнар иде. Көздән җирне пәрәвез формасында казып, лалә чәчәкләрен дә төртеп чыктылар. Яз башыннан бирле күзәтеп йөрим: суганчалар тигез итеп баш калкыта, инде май бәйрәмнәренә чәчәк атып, тирә-юньне бизәр болар, дип хыялланам. Беркөнне иртән эшкә барганда ни күрим, бер абзыең шул чәчәкләрне казып ята бит. Күзен дә йоммый: «Улыма зиратка алып барып утыртырга кирәк, өчне генә алам», – ди. Кечкенә генә буем белән бу ике метрлы абзыеңны кыйнап ташлар дәрәҗәгә җиттем. Сатып ал, бик кирәк икән, синең өчен утыртканнар ди аны! Саклап торып куа­лап җибәрдем. Ә кем әйтә мин киткәч, яңадан килмәс дип? Һәм андый «халява» дип яши торганнар арабызда, ни кызганыч, күп. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X