Беркөнне почтага кергән идем, үземне кибеттәге кебек хис итем.
Почта хезмәткәрләре кайдадыр стойка артында – аста, башы гына күренеп тора. Ә почта дивары төрле товар белән тулган. Монда ашамлыклар да, чәй, кер юа торган порошоклар да, теш пасталары, фонарьлар, газета-журналлар, посылка тартмалары һәм тагын әллә нәрсәләр. Нәрсә соң бу? Почтага кеше ни өчен йөри, макарон алыргамы, әллә газетага язылыргамы? Газета, кер порошогы белән ашамлыкларны бергә сатарга ярыймыни?
Нет комментариев