Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Этләр кая икән дип эзләп йөрисе юк хәзер, кая җылы бирү трассасы үтә, карлар эреп беткән, шунда рәхәтләнеп, арт шәрифләрен кояшта кыздырып яталар. Беркөнне юри санадым, төгәл 6 штук иде. Тиздән үрчи башлыйлар, соң булганчы төяп китсеннәр иде.

***

Аптырап шалтыратабыз, безнең авыл да, клубы да зур. Тик менә шул клубта мәдәни чаралар бөтенләй оештырылмый. Олы йозак кына элеп куясы калган.  Ничә кеше эшли бит югыйсә анда. Башка авыллар белән чагыштырып карыйбыз да шаккатабыз. Әле ярый мәчет бар. Авыл халкының күңелен күрерлек әллә нинди чаралар уздырып булыр иде, чөнки бездә талантлы, җыр-биюгә осталар күп, оештыра белсәң. Район мәдәнияте өчен җавап бирүчеләр дә юкмы икән әллә? Килеп күреп китсеннәр иде.  Әллә шәһәрдә дә тормыш шулай сүрелгән микән? Сорауларыбыз күп, җавап – юк.  

***

Газетагызның бер санында эт-мәчеләрне җәберләргә ярамый дип язган идегез. Хайваннар белән начар мөгамәлә өчен җаваплылык катгыйланган имеш. Ә без кешеләрне хайваннардан кем саклар соң? Ул этләре дә, мәчеләре дә аздылар бит инде. Безнең Рус Әҗәле җирлегендә хәзер мал-туарны, кош-кортны урамга чыгарырга да куркыныч. Гел авыл җирендә терлек санын арттырырга кирәк дип сөйлиләр, ә халыкны хуҗасыз этләрдән яклаучы закон юк.

***

 Кар эрү белән бөтен әшәкелек өскә калыкты. Көн дә Татарстан урамындагы тулай торак артыннан үтәм. Кем ни ашаган, нәрсә эчкән, барысын да күрергә була. XХI гасыр­да яшибез инде, югыйсә. Ә юк кына үзләреннән калган чүпне дә кеше төсле тиешле урынга ташлый белми әле кайберәүләр.

***

 Мин бәхетле, ике балам, яраткан ирем, торыр урыным бар. Аллаһка шөкер, ипотеканы түләп бетердек, ничек җиңеләеп калганны белсәгез икән! Күңелдә яз, шундый рәхәт. Барыгызга да чиксез бәхет телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    мэдэният йорты турында язу ялган, чаралар хэр дэим уздырылып тора, нигэ сон жыр-биюгэ оста булгач, бердэ катнашмыйлар...