Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемә якын туган авылым!

Туган авылын, аның кырларын-тугайларын, болын-әрәмәләрен сагынып, челтерәп аккан чишмә суларының тәмен татып караганнар, читкә киткәч гомер буе туган авылларына кайту теләге белән яшиләр.

Үз авылларында төпләнеп калучылар исә, бу хисне кичермәсәләр дә, җирсү, дигән, татлы уйлар белән туган авылларына кайтып яши башлаучыларның хәлен аңлап, ярый, әле авылымнан бер кая да китмәгәнмен, шөкер, дип куялар. Менә бүген дә авылыбызга булган мәхәббәтебезне белдерү өчен кабат өлкәннәребезнең җыелу урыны булган җылы учак китапханәгә җыелдык. Авылга багышланган кичә, ничек инде гармунсыз, булсын ди? Җырдагы шикелле, яшь чактагы көй-моңнарны кабат кайтару өчен, элек мәдәният йортында баянчы булып эшләгән Хәдис Габидуллинның баян моңнарына кушылып җырлаучылар да, яшьлек елларын искә алып, матур, яраткан җырларыбызны башкардылар. Алар исә элек мәдәният хезмәткәрләре булып эшләгән Рәвилә Шәрәфетдинова, Миләүшә Мөхетдинова, Клара Хәйруллина, авылдашларыбыз Флера Мусина, Рәмзия Шәйдуллина, юмор остасы Альберт Гатауллин, биюче Гөлназ Гарафиева бик матур чыгыш ясадылар. Туган авылыбызга багышлап, үзләренең йөрәк түреннән чыккан шигъри юлларын бүләк итүче Гөлсинә Нурмиева, Гөлшат Хәбирова, авылыбызның тарихы,үткәне, аның данлыклы кешеләре турындагы бик тә истәлекле презентацясен күрсәтеп, шигырьләрен дә сөйләгән Роза Ягудиналар тамашачыларда авылыбызга булган горурлык тойгыларын уяттылар. Авылыбызда яшәп иҗат белән шөгыльләнүчеләргә авыл җирлеге башлыгы да битараф түгел, бүген дә, аларга карата игътибарын белдереп, авыл җирлегенең әйдәп баручы белгече Камил Шәкуров бүләкләр тапшырды. Үзе дә тарих фәннәре кандидаты булган Камил Равилевич, киләчәктә "Норлат" якташлар җәмгыятенең эшчәнлеген яңартып җибәреп, бәлки әле, Норлат авылы турында китап та бастырып чыгару фикерен белдерде. Амин, дигән сәгатьләргә туры килсен, бик көтәбез, чөнки авылыбыз турындагы бик күп кыйммәтле материаллар, язмалар, истәлекләр бары тик китапта гына тарихка кереп калыр иде. Туган авыл турындагы җанга якын юллар белән кичәне алып баручы китапханәче Алсу Садиковага, баянда уйнап йөрәкләребезне яшәрткән Хәдис Габидуллинга бик матур җырлы-моңлы кичә өчен барлык катнашучылар исеменнән зур рәхмәт!

Розалия Ибраһимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн Норлат авылы Туган җир

2
X