Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

 Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 75 еллык юбилеена да күп калмады. Инде аңа әзерлек башланды.

Газетагызның бер санында, Кече Ачасырда ачылган яңа һәйкәлдә һәлак булганнар белән бергә сугышта катнашкан авылдашлар исеме дә язылган, дип, кемдер канәгатьсезлек белдерелгән иде. Минемчә, дөрес язганнар, менә безнең Бакырчыда да сугыштан исән-сау кайткан авылдашлар исемлеген язасы иде. Алар да бит көрәшкән, гарип булып кайтканнар, кайсысы кайтуга дүрт көн торгач үлгән. Чечня, Әфган сугышында катнашканнарның исем-фамилияләрен дә язарга кирәк дигән тәкъдимем бар. 

***

 Узган ел җир җиләге булмады. Инде быел көннәр дә матур торды, яңгыры да вакытында яуды. Аның каравы – җиләк юк. Ул интернетта куелган чиләк-чиләк җиләк фотоларына кызыгып үләм инде. 

***

 Элек флюорография уздырырга авылга килә торганнар иде. Быел күренмиләр. Шәһәрдә су буе чират, Норлат дәваханәсендә дә юк флю­орография аппараты. Безгә кая барыр­га? 80 яшьлек әбиләрнең бөтенләй читкә чыгып йөрергә мөмкинлеге юк бит. Ә авырып китеп дәваханәгә барсаң, иң беренче шушы кәгазьне сорыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев