Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үкчәләрегезне карап торыгыз!

Тиз һәм нәтиҗәле ысул ярдәмендә сезнең үкчәләрегез яңарып, яшәреп китәр!

Бер литр җылы суны ләгәнгә салып, аңа 4 аш кашыгы водород перекисе кушабыз, шуңа аякларыбызны 3 минутка тыгып торабыз. Шуннан соң аларны корылатып, үкчәләрне пемза белән ышкып алабыз.

Һәм, шаккатмалы! Аяклар үзгәреп китәчәк. Чистарып, яңа сулыш алгандай була.
Мондый ысулдан соң, аптекада сатып алынган глицерин һәм серкә кушылган катнашма белән аякларны сылап куярга киңәш итә халык медицинасыннан кулланучылар (моны атнасына бер тапкыр кабатлау уңай нәтиҗә бирер).
Хатын-кызның аяклары һәрчак игътибар үзәгендә булуы беркемгә дә сер түгел бит. Алар һәрвакыт матур һәм чиста булырга тиеш.
Нәтиҗә һәркемне сөендерәчәк! Моны үз тәҗрибәгез белән исбатлагыз! Үзегезне карагыз һәм матур булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X