Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көчле рухлы Ана

Әнине югалту... Күргәннәргә сабырлык бирсен. Дөрес, беребез дә мәңгелеккә килмәгән, ә шулай да... Бу – кеше гомерендә иң әче югалту, иң зур хәсрәтләрнең берсе.

Бакырчы авылында  туып, төбәгебезнең генә түгел, илебезнең төрле якларына сибелгән Бәхтияровлар да 40 көннән бирле әниләрен юксына. Алты – биш ул һәм бер кыз тапкан, яшьли тол калып, шушы балаларын җәмгыятебезгә лаеклы итеп үстергән  Суфия апа Бәхтиярова вафат.

Тормышта булган  авырлыкларны җиңеп, балалары хакын хаклаган Ана булганга, балалары олы хөрмәт белән карадылар. Рәшите Яшел Үзәндә, Равиле Норлатта ЖКХ начальнигы булып  эшли. Навиле, Рафыйгы, Әлфиясе Сургут шәһәрендә гаиләләре белән яшиләр, җитәкче урыннарда эшлиләр. Сабан туйларын үткәрергә, мәчет-зиратны карап торырга, балалар бакчасын ремонтлауга матди ярдәм күрсәтәләр.
Суфия апаның 5 баласы да югары белемле, хәзер оныклары, Казанга кайтып, институтларда  белем ала.
Менә шулай кадер-хөрмәттә яшәргә  дә яшәргә иде әле  аңа. Юклык заманнарының  ачысы, анда күргән  авырлык­лар эзсез узмый шул.
Бу көннәрдә аны зурлап искә алалар. Хәер, истән чыгамы соң ул – ӘНИ – һәркемнең йөрәк түрендәге газиз кеше?!
Безгә калса, Суфия апа тыныч күңел белән  дөньядан киткәндер. Чөнки  балалары – дәвамчылары – бары тик игелекле юлда гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыныы жэннэттэ булсын суфия апанын.

    2
    X