Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КҮЧЕРЕРГӘ ТУРЫ КИЛМӘГӘЕ

– Күршебез безнең йортка терәтеп диярлек мунча сала башлады. Сөйләшеп тә, аңлатып та карадык – бу бит янгын куркынычы тудыра! Аларның бу эшләре законлымы? Газета укучыгыз.

Хөрмәтле Халә Абдулла Кызы! Сезнең җир бүлемтеге чикләренең корылмаларынан буш урыннар турында мөрәҗәгатегезне карап тикшереп,
Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы түбәндәгеләр хакында хәбәр итә.
Рәсәй Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы тарафыннан җир файдалану һәм җирлек салу кагыйдәләрендә төзелешнең чик параметрларын урнаштыру каралган. Шулай итеп, Мулла Иле авылының җир файдалану һәм җирлек салу кагыйдәләрендә урнаштырылган
арасында башка, индивидуаль торак төзелеш өчен чик параметрлар билгеләнгән: бүлемтек чикләреннән хуҗалык корылмаларына кадәр – 1 м; бүлемтек чикләреннән торак йортына кадәр – 3м; ярдәмче биналарның өстәмә катларының чик саны – 1 этаж; ярдәмче биналарның чик биеклеге – 3,5 м (яссы түбә белән) һәм 4,5 м (авыш түбә белән). Кагыйдәләрдә каралмаган параметрлар, инсоляция һәм янгын куркыныч-
сызлыгы буенча техник рег ламентлар һәм проектлау нормалары таләпләренә туры китереп, билгеләнә. 42.13330.2011 номерлы «Шәһәр төзелеше. Шәһәр һәм авыл җирлекләре планлаштыру һәм салу» кагыйдәләр җыентыгы нигезендә, утары төзү районнарында торак биналарның тәрәзәләреннән (бүлмәләрнең, аш бүлмәсе һәм верандаларның) йортның диварларына кадәр һәм күрше җир бүлемтекләрендә урнашкан йорт
һәм хуҗалык корылмаларына (абзар, гараж, мунча) кадәр арасы кимендә 6 м. булырга тиеш.

В.Н.Кудряшев,
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев