Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

KazanSummit 2021дә беренче ислам маркетплейсы проектын тәкъдим итәчәкләр

Яңа электрон мәйданчыкларны «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында тәкъдир итү планлаштырыла.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Инвестицион үсеш агентлыгында хәбәр иттеләр.
Саммит кысаларында «Хәләл» Индустриясе: тәҗрибә, перспективалар» сессиясе узачак, аның барышында «Маркетплейс «Свое.Родное» һәм «Свое. Фермерлык, шулай ук «All-Islam» проекты - мөселман товарларының беренче маркетплейсы тәкъдим ителәчәк. Вакыйганың модераторы итеп Айдар Газизов, РФ Мөфтиләр Советының «Хәләл» халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге җитәкчесе булачак, - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Саммит вакытында шулай ук Россиядә «тыйнак мода» инфраструктурасын булдыру мәсьәләләрен карау планлаштырыла, модератор-Modest Covered һәм Russia Modest Fashion Weekның Татарстандагы рәсми вәкиле Джаннат Минһаҗева.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты Казанда 2021 елның 28-30 июлендә узачак. Саммитның лейтмотивы булып аңлы куллану торачак. Форум барышында партнерлык финанслары, хәләл индустриясе, Яшьләр дипломатиясе, медицина, спорт, креатив индустрия, экспорт үсеше, эшмәкәрлек һәм инвестицияләр мәсьәләләре яктыртылачак. Чара мәйданчыгында шулай ук Russia Halal Expo хәләл индустриясе күргәзмәсе һәм машина төзелеше кластер форумы узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев