Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанның төп чыршысы Россиядә иң матурларының берсе булды

Сораштырудан күренгәнчә, респондентларның 63% ына "Казан" гаилә үзәгендәге бәйрәм чыршысы ошаган. Казанның төп чыршысы иң матур Яңа ел гүзәлләре топына керде. Бу хакта SuperJob сервисы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда 63% респондент бәйрәм чыршысына соклана. Сораштырылучыларның 13% ы үз канәгатьсезлеген белдерде, ә калганнары сорауга бер мәгънәле җавап бирә алмадылар.

 

Рейтингта беренче урынны Уфа төп чыршысы алды - монда Яңа ел чибәреннән 66% шәһәр халкы канәгать калды. Лидерлар өчлеген Воронежның бәйрәм чыршысы (62%) йомгаклый.

 

 Барыннан да бигрәк үз шәһәрләрендә Яңа ел чибәреннән Волгоград һәм Санкт-Петербург халкы канәгать түгел - беренче очракта бәйрәм чыршысы бары тик 41%ка гына ошаган, ә икенчесендә - 33% шәһәр халкына. Ә петербурглыларның 38%ы Дворцовой мәйданында куелган төп шәһәр чыршысы аларга бөтенләй ошамавын таныды.

 

Һәр шәһәрдән барлыгы 700 кеше, ә Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан меңәр кеше сораштырганнар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев