Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанның аксакал хоккейчысы Леонид Ефремов вафат булды

93 яшендә Казан хоккее ветераны, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Леонид Ефремов вафат булды.

Ефремов Казанның иң өлкән профессиональ хоккейчысы иде. Ул Казанда хоккееның чишмә башында тора, "Спартак", "Льнокомбинат", Воровский һәм Урицкий исемендәге спорт клублары өчен сакчы позициясендә чыгыш ясый.

Татарстан тарихында беренче тапкыр Казанның "Спартак" һәм Горькийның "Торпедо" арасында 1952 елда РСФСР кубогына хоккей матчында катнашты. Карьерасын тәмамлаганнан соң Леонид Андреевич үзен судья һәм тренерлык эшендә күрсәтте, бөтенроссия категориясендәге судья квалификациясенә ия булды. Ул хоккейчылар - Сергей Котов, Илдус Хөснуллин, Виталий Быков, Алексей Цуриковларның тренерлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев