Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казаннан 50 кеше 100 мең сумга кадәр грант алачак

Эшмәкәрләр яңа техника, реклама яки чимал өчен акча тота алачак.

Казанда үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр өчен грантлар конкурсының өченче этабында җиңүчеләрне билгеләделәр. 50 эшмәкәр җиһазларны яңартуга, чимал сатып алуга һәм реклама өчен түләүгә яки укытуга акча алачак. Бу хакта Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов сөйләде.

«Грантларны 100 мең сумга кадәр алган 50 кеше билгеләнде. Конкурс комиссиясе әгъзалары тәкъдим ителгән портфолионың югары сыйфатын һәм катнашучыларның иҗади якын килүен билгеләп үттеләр”, - дип уртаклашты Вәлиәхмәтов.

Шәһәр бюджетыннан үз-үзләренә эшләүчеләргә ярдәмгә 4,9 млн сум бүлеп бирелгән. Грантларның беренче конкурсы быел җәй көне узды. Ул вакытта 79 кеше 7,5 млн сумнан артык грант алган.

Хәзер Казанда 29 меңнән артык үзмәшгульлек теркәлгән. Ел башыннан аларның саны бер ярым тапкырга арткан - 11,4 мең кешегә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев