Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанга 15 минут эчендә! Тиздән!

Горький шоссесы автоюлы буена светофорсыз хәрәкәт оештырылачак, ә күп кенә тоннельләр һәм күчешләр юл ситуациясен һәм көнбатыш юнәлештә транспорт үтемлелеген сизелерлек яхшыртачак.

Залесная урамы районында проект буенча «Олимпиец» спорт комплексы, Осиновская урамы һәм Алеутская урамы янында өч яңа җир асты кичүе төзү каралган. Моннан тыш, магистраль буенча биш җир өсте кичүе барлыкка киләчәк - Музыка, Фрунзе, Коләхмәтов, Восстание урамнары һәм «Факел» сәүдә үзәге янында.

Шулай ук өч җир асты борылыш боҗрасы төзү планлаштырыла. Шуларның беренчесе Коләхмәтов урамыннан Восстание урамына кадәр, икенчесе — «Олимпиец» спорт комплексы янындагы Залесная урамында, өченчесе — Осиновская урамы районында барлыкка киләчәк. Шулай ук ике яссы борылыш боҗрасы — Аккош күле һәм «Факел» сәүдә үзәге янында да каралган.

Хәзер Восстание һәм Фрунзе урамнары киселешендә транспорт боҗрасы тирәсендә әзерлек эшләре бара. Биредә җир асты тоннеленнән, эстакададан һәм җир өсте машиналар йөрү өлешеннән торган өч катлы чишелеш төзеләчәк.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев