Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда "Волга" эксперт клубы утырышы узачак

4 сентябрьдә Казанда белгечләр киләчәк таләпләре турында фикер алышачак.

Клубның XVI утырышы кысаларында экспертлар Россия төбәкләре алдында 5 ел перспективасында нинди мәсьәләләр торуы, сәясәтне нинди төркемнәр билгели башлавы, бүген җәмгыятьне нинди вакыйгалар һәм бурычлар мобилизацияләргә сәләтле булуы һәм бүгенге үзгәрешләр нәрсәгә китерергә мөмкин икәнлеге турында фикер алышачак.

Утырышның темасы: «2025 нче ел таләпләре : Россиягә һәм Россия төбәкләренә нәрсәгә әзерләнергә кирәк?»

Күп кенә белгечләр дөньяның турбулентлык халәтендә булуы турындагы фикердә. Бу икътисадка, иҗтимагый тормыш һәм социаль корылыш нигезләренә кагыла. Пандемия икътисадый һәм сәяси механизмнарның яшәешендә үзгәрү белән бәйле күп процессларның катализаторы булды. Мондый чорларда озак вакытлы стратегияләр төзү авыр, әмма яңа кагыйдәләр формалаштыру мәсьәләсендә актив позиция алып торырга мөмкин.

Утырыш Youtube та https://www.youtube.com/watch?v=FFvoFdMT4&fea.. онлайн трансляцияләнәчәк. Трансляция 15:00дә башлана.

Утырышта Россиянең танылган политологлары, социологлар, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, эшмәкәрләр катнаша:
1. Глеб Кузнецов - Социаль тикшеренүләр Эксперт институтының (ЭИСИ) эксперт советы җитәкчесе.
2. Алексей Куртов - Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты.
3. Михаил Виноградов - "Петербург сәясәте" фонды президенты, төбәк белгече.
4. Станислав Наумов - җәмәгатьчелек белән элемтә буенча Россия ассоциациясе президенты, Серебряный Лучник премиясенең попечительләр советы әгъзасы.
5. Виктор Вахштайн - социолог, SL социаль фәннәр лабораториясенең эксперт советы башлыгы, МВШСЭН Россия-Британия университеты профессоры, «Власть социологиясе» журналының баш мөхәррире.
6. Евгения Шамис - футуролог, буыннар теориясе буенча эксперт, кластерлы үсеш өлкәсендә белгеч (региональ икътисад, тотрыклылык һәм глобаль конкурентлык, һөнәри берлек, кросс-индустриаль хезмәттәшлек, инновацияләр һәм технологияләр, тормыш сыйфаты).
7. Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеше министры.
8. Александр Тормасов - Иннополис университеты ректоры, физика-математика фәннәре докторы, МФТИ профессоры, программа һәм аппарат белән тәэмин итүне виртуальләштерү өлкәсендә эшләүче әйдәп баручы дөньякүләм галимнәр рәтенә керә.
9. Ярослав Муравьев - «К9» агентлыгының идарәче партнеры.
10. Руслан Абдулнасыров - РФ АВТОСЕТЬ компаниясе хуҗасы, Татарстан Республикасы автомобиль дилерлары ассоциациясе президенты, ТР Виндсерфинг һәм кайтинг җилкәнле спорт федерациясе президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев