Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда республика клиник хастаханәсен ябу турындагы мәгълүмат ялган булып чыкты

Республика клиник хастаханәсе гадәти режимда эшли.

Социаль челтәрләрдә таратылган РКБны ябу буенча мәгълүмат чынбарлыкка туры килми һәм ялган булып чыкты. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Инстаграмдагы үз битендә белдерде. 
Ведомство хәбәре буенча, ял һәм бәйрәм көннәрендә Республика клиник хастаханәсе гадәти режимда эшли. Кабул итү-диагностика бүлекләре мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итеп, тәүлек буе эшлиләр. Көн саен РКБның кабул итү-диагностика бүлегенә 300 пациент мөрәҗәгать итә. Бәйрәм көннәрендә имгәнүләр белән мөрәҗәгать итүчеләрнең артуы күзәтелә. 

Хастаханәдә, Роспотребнадзор таләпләре буенча, ОРВИ үсеше белән бәйле рәвештә килүчеләр өчен чикләү режимы гамәлдә. Шул ук вакытта реанимация бүлегенең авыр хәлдәге авырулары артыннан караучы кешеләрнең үтүе чикләнмәгән, дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев