Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда милли проект кысаларында биш иҗтимагый территория төзекләндерелә

Быел, «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан башкаласында берьюлы биш иҗтимагый мәйдан төзекләндереләчәк. Финанслауның гомуми күләме 887 млн сум тәшкил итә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында шәһәрдә Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркны төзекләндерәләр. Биредә Ленинград блокадасында яшәүчеләргә һәйкәл, Мәңгелек ут системасы һәм һәлак булган сугышчыларга монумент реконструкцияләнгән инде. Шулай ук, Мәдәният сараена якын урнашкан яшел зонада җәйге сәхнә оештыру, керү төркеме скульптураларын реконструкцияләү, яңа арт-объектлар һәм афишалар урнаштыру, шулай ук, яшелләндерү каралган.

Җәй ахырына Авангард урамында, 8 мең квадрат метрдан артык мәйданда, төрле яшь төркемнәре өчен берничә балалар мәйданчыгы, зур булмаган памптрек, тренажер мәйданчыгы, футбол-волейбол зонасы һәм кыш көне Яңа ел чыршысы өчен подиум булып хезмәт итәчәк сәхнә барлыкка киләчәк.

Гамәлдәге иҗтимагый мәйданнарда элек башланган эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, реконструкцияләнгән Железнодорожниклар Мәдәният йорты каршындагы мәйдан төзекләндерелә. Халык үтенече буенча биредә фонтан торгызалар, яшелләндерәләр һәм балалар уен зонасын оештыралар. Шулай ук, эшләр исемлегендә - тукталыш павильонын, инженерлык челтәрләрен, җәяүлеләр өчен юлларны, су белән тәэмин итү челтәрләрен, канализация һәм автомат рәвештә су сиптерү җайланмаларын реконструкцияләү.

Түбән Кабан күле яр буйларын масштаблы реконструкцияләүнең икенче чираты гамәлгә ашырыла. Г.Камал исемендәге театрдан алып Мәрҗани һәйкәленә кадәр урында төзекләндерү эшләре төгәлләнгән инде. Сәлимҗанов урамындагы участокта тимер-бетон эшләре, инженерлык челтәрләрен урнаштыру һәм салу эшләре алып барыла. Озынлыгы ике чакрымга якын булган участокта фиточистарту каскадлары, амфитеатр, гамаклар, спорт мәйданчыгы, яшелләндерелгән территория, пикник-парк, велопарклар барлыкка киләчәк.

Шулай ук «Черное озеро» шәһәр паркын төзекләндерүнең өченче этабы башланды. Ул «Гашыйклар аркасы»нда авария-торгызу эшләрен, коймаларны, баскычларны һәм тоткаларны ремонтлауны, өстәмә яшелләндерүне, җәяүлеләр өчен юлларның бер өлешен каплауны үз эченә ала. Паркта медиа арт-объектлары, сәнгать яктырткычлары, видеокүзәтү һәм тавыш хәбәр итү системалары барлыкка киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, соңгы 9 елда Казанда 78 иҗтимагый мәйдан яңартылган һәм булдырылган. Шуның аркасында шәһәр хакимияте парклар зоналарының гомуми мәйданын 164 гектарга арттыра алды. Бүген республика башкаласында гомуми мәйданы 412 га булган 144 ял зонасы исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев