Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда метробусны эшләтеп җибәрү өчен 15 млн сум бүлеп бирелгән

Казанда метробусларны эшләтеп җибәрүгә 15 млн сум бүлеп биргәннәр, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Проект буенча әзерлек эшләре җәйгә тәмамланачак, дип хәбәр итте Казан мэры Илсур Метшин. Аның сүзләренчә, шәһәр хакимияте яңа транспорт төрләрен үстерү өстендә ныклап эшли, алар шәһәрлеләр өчен уңайлырак булырга тиеш. Хәзерге вакытта шәһәр администрациясе тарафыннан, транспорт белән тоткарлыксыз, бөкеләрсез йөрүне тәэмин итү буенча тәкъдимнәр әзерләнә. «Метробусларны эшләтеп җибәрү проектына Татарстан Президенты тарафыннан беренчел 15 млн сум акча бүлеп бирелде. Без әлеге транспортның агымын һәм үсеш перспективаларын исәплибез. Монда беренче мәсьәлә - "Салават күпере" микрорайоны - диде Илсур Метшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев