Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда фандоматлар урнаштырачаклар

Эчемлекләрдән бушаган савытларны кабул итү өчен аппаратлар ярдәмендә 600 тонна пластик һәм алюминийны икенчел чимал итеп кулланырга мөмкин булачак.

"ТР-Инвест" компаниясе матбугат хезмәте фикеренчә, 12 млн. шешә һәм банкаларны эшкәртү өчен 20 фандомат җитәчәк. Ә чистартылып чыгарылган алюминий һәм пластикларны яңа товарга әйләндерергә мөмкин. Моның чаклы товарны бер ел эчендә пилот проекты барышында җыярга мөмкин. 
Шулай ук шешәләрне җыю буенча барлык аппаратлар тулысынча Россиядә җитештереләчәк һәм җыелачак, дип билгеләп үтелә. 
"ТР-Инвест" ай азагына кадәр Татарстан башкаласында беренче фандоматлар - чимал кабул итү буенча автоматлар урнаштырачак, ә Казан мэриясе 3 меңгә якын фандомат урнаштырырга планлаштыра, алар тапшырылган пластик шешәләр урынына акча бирәчәк. Европада мондый фандоматлар күптән бар инде. Кытайда алар автобус һәм метро тукталышлары янында тора. Пластик шешәне фандоматка саласың һәм син аны юлда йөрү өчен билет алганда бонус буларак куллана аласың. Күбрәк салсаң – бушка барасың дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X