Казанда чиплы, куркак янутны эзлиләр
Яшәеш

Казанда чиплы, куркак янутны эзлиләр

Казанда Жилплощадкадан югалган янутны эзлиләр. Бу хакта социаль челтәрләрдә йорт хайванының хуҗабикәсе хәбәр итә. Соры төстәге янутның авырлыгы 10 кг чамасы.

" 22 августтан 23 августка каршы төндә ачык ишектән чыгып киткән. Авиатөзелеш районы, Жилплощадка, 2 нче Муромская. Җилкә калкамында чип бар. Куркак, агрессив түгел", - дип язган хуҗа хатын.

Шәһәрдә яшәүчеләрдән янутның участокта, базда яки чормада яшеренмәгәнме-юкмы икәнлеген тикшерүләрен үтенәләр.

Барлык сораулар буенча 8-917-226-91-69 (Регина) телефонына шалтыратырга кирәк.


Нет комментариев