Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан журналисты Михаил Любимовның Илфат Абдрахмановны күмүне оештыруга ачуы килде

Кичә якташыбыз, республикабызның алтын тавыш иясе Илфат Абдрахмановны Яшел Үзән зиратында җирләделәр.

Хезмәттәшләре сүзләренчә, Татарстан телевидениесе легендасын мебель өчен "чыгымлы, купшы арбада" җирләгәннәр.
Исегезгә төшерәбез, ул 3 октябрьдән 4 октябрьгә каршы төндә астмадан реанимациядә вафат булды. Телевидение алып баручысын туган шәһәре Яшел Үзәнгә алып кайттылар.

Казан журналисты Михаил Любимов үзенең социаль челтәрдәге битендә популяр алып баручыны "җиһаз ташу өчен арбада" җирләгәннәрен күрсәтте.

"Беләсезме, менә бу таушалган машинада кем ята? Илфат Абдрахманов. Республиканың алтын тавышы. Безнең телевидениенең легендасы. Татарстанның атказанган артисты. Себеркеләр, көрәкләр һәм чиләкләр белән бергә,"- дип ачуын белдерә Любимов.
Коллегасы үз язмалары белән бар гомерен яраткан һөнәренә багышлаган Татарстан алып баручысының менә шулай күмүләренә игътибар итүләрен теләде.

"Ул "элита" түгел иде. Аны соңгы юлга бу "элитаның" берсе дә озатмады. Аны! Гомере буе бу "элита"га үз йөзен һәм дистанцияне саклап хезмәт иткән кешене...", - дип дәвам итте Любимов, Абдрахмановны Моцартны күмү белән чагыштырып.

"Моцартны шулай ук күмделәр. Өченче разряд буенча. Гомуми кабергә ыргытканнар һәм без хәзер аның җирләнгән урынын белмибез дә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев