16 мартта яңартылган цирк бинасы тантаналы төстә ачылды.
Беренчеләрдән булып бу үзгәрешләрне Яшел Үзән районының аз керемле һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр күрде.
Тамашага 130 яшел үзәнле чакырылган иде, шуларның 99 – балалар. Бәйрәмдә барлыгы республиканың төрле районнарыннан 2000ләп кеше катнашты. Яшь тамашачылар алдында хайваннар, акробатлар, жонглерлар, клоуннар чыгыш ясады, дип хәбәр итә районның матбугат хезмәте.
Нет комментариев