Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан мэриясе зиратлардагы каберлекләргә һәм коймаларга карата таләпләрне раслады

Кагыйдәләр - тәреләр, коймалар, чәчәкләр салынган вазалар, обелисклар, скульптуралар урнашуын һәм габаритларын көйли.

Казанда кабер өсте корылмалары: коймалар, обелисклар, скульптуралар, чәчәк түтәлләре һәм күмү территориясендә урнашкан башка корылмалар өчен кагыйдәләр расланды. Тиешле карар шәһәр мэриясе документларының электрон җыентыгында бастырылган.

"Казан шәһәре зиратларында кабер өсте корылмалары белән эшләрне оештыру кагыйдәләре "Казан шәһәре зиратларының эшчәнлек тәртибен раслау турында" Казан башкарма комитеты карары нигезендә эшләнгән", - диелгән документта.

Хәзер күмү участогы территориясендә урнашкан бөтен нәрсә өчен түбәндәге кагыйдәләр гамәлдә:

- Кабер өсте корылмалары участоктан читкә чыгарга тиеш түгел;

- Кабер өсте корылмалары керергә, зиратны төзекләндерүгә һәм эшләүгә комачауларга тиеш түгел;

- Кабер өсте корылмалары кешенең сәламәтлегенә куркыныч тудырырга тиеш түгел, аерым алганда, чәнечкеле элементлы коймалар урнаштырырга ярамый;

- Койманың биеклеге 0,5 метрдан артмаска тиеш, кабер ташлары, һәйкәлләр һәм скульптуралар биеклеге 2 метр, ә аларның конструкцияләрендә асылынып торучы элементлар каралган булса - 1,5 метрдан артмаска тиеш;

- Җирләү урыны өчен җаваплы затлар аны карап торырга һәм кабер өсте корылмаларын сакларга тиеш;

- Кабер өсте корылмаларына үлгән кеше турында дөрес булмаган биографик мәгълүматлар язу тыела;

- Кабер өсте корылмаларында башка гражданнарны хурлаучы символлар булырга тиеш түгел;

- Кабер өсте корылмаларны урнаштыру күрше каберлекләргә һәм зиратны төзекләндерү элементларына кагылмаска тиеш;

- Кабер өсте корылмаларын әзерләү һәм урнаштыру технологиясе аларның ныклыгын тәэмин итәргә тиеш;

- Агачлар ауган, вандализм һәм стихияле бәла-казалар очрагына, кабер өсте корылмаларны иминиятләштерергә тәкъдим ителә.


Татар иформы материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев